ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2013 ел
шимбә
Хәйруллин фонды өчен дини бәйрәмнәр вакытында аз тәэмин ителгән кешеләр өчен табын кору күркәм гадәткә әверелде. Мөселманнар өчен иң изге саналган бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетендә дә хәйриячеләр мул сый-нигъмәтләрен кызганмады.

18
октябрь, 2013 ел
җомга

Юл төзелешендә эшләп зур хезмәт стажы туплаган, оешмабызның иң абруйлы шоферларының берсе булган Шәмсетдинов Тәлгать Мәхмүт улы турында район газетасы укучыларына күптән сөйлисем килә инде. Әмма Тәлгать абыйны үзе турында ачыктан-ачык әңгәмәгә җәлеп итү ансат эш түгел шул. Менә шул сәбәпле гадәти булмаган бу кеше турында очерк моңарчы язылмыйча торды. Әмма аның оешмабызга шулкадәр еллар тугрылык саклавының сәбәбен, техникага булган гаҗәеп "мәхәббәтенең" серен, тормышка һәрчак уңай карашының кайчан һәм ничегрәк калыплануын ачыклар, алар хакында укучыларга һәм бигрәк тә Тәлгать абыйның яшьрәк хезмәттәшләренә сөйләү теләгем зур булды.

Күптән түгел Казанда "Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт: тарих, мәдәният, традицияләр" исемле яңа китапны тәкъдир итү тантанасы булды. Ул чарада республика районнары башлыклары да катнашты.

–Журналистлар үзләренә ничек кирәк, шулай боргалап язып чыкканнар,–дип үзенең зарын әйтә Фәнил Гәрәев. Казан газеталарының берсендә аның хакында басылган мәкаләгә ризасызлык белдереп шулай ди ул.

"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыятенең Әлки участогында 170 кеше эшли, эшнең бик күп вакытында хезмәткәрләр саны 200 гә җитә. Без райондагы 309 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтәбез. Бу юлларның 253 километрдан артыграгы асфальтланган, 15 километр чамасына вак таш җәелгән, 40,7 километры – грунт юллары. Быел коллектив көче белән 17,86 км юл төзелде. Ел ахырына кадәр тагын 4 км юлны куллануга тапшырачакбыз.


Җомга, шимбә җиттеме, "Колос" кинотеатры каршында күңелле ыгы-зыгы башлана. Урамга чыгарып куелган тавыш көчәйткечләрдән агылган музыка бөтен район үзәгенә тарала, кинотеатр тирәсе дистәләгән туй машиналары, шат кунаклар белән тула. Гаилә коручы яшь парлар соңгы елларда биредә язылышалар. Кинотеатр бинасы законлы никахны теркәү тантанасы өчен бик кулай-җайлы урын түгел инде түгелен. Әмма кавышу шатлыгыннан башлары күккә тигән яшьләр моңа әллә ни әһәмият тә бирмиләр бугай. Әнә кияү егете язылышу залыннан кәләшен кулларына күтәреп алып чыга, әнә алар бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча пар күгәрченнәрдәй гөрләшәләр… Әлеге туй ыгы-зыгысы безнең эш бүлмәсе тәрәзәсе каршында гына булгач, юк-юк та күз төшә бит. "Күр инде,–дип уйлап куясың шунда. –Нинди матур гаилә төзелә. Болар гомерләре буе яратышып кына яшәрләр инде". Әмма чынбарлыкта хәлләр алай ал да гөл түгел икән шул.

"Алинә" спорт залында өченче ел рәттән балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә багышлап мини-футбол буенча ир-атлар һәм спорт мәктәпләре командалары арасында турнир үткәрелде.

8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр район газетасына арзанрак бәядән язылырга мөмкин. 

Узган атнада райондашларыбыз 1455 данә вакытлы матбугат басмасына язылганнар.


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Укучылар арасында "Укытучы көненә чәчәк бәйләме" дип аталган фоторәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International