ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Тугызынчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча сынау (пробный) имтиханнары бирә башлады.

Бу атнада район мәктәпләрендә укытучылар өчен тренинг - укыту һәм тәрбия бирүдәге яңа технологияләргә өйрәтү семинарлары башланды.

Быел берничә райондашыбыз Мәккәгә хаҗ сәфәренә китте.

Кичә  мөселманнар иң олуг һәм кадерле бәйрәмнәренең берсен – Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Малларны ясалма орлыкландыруның терлекләрнең продуктлылыгын күтәрүдә, ит-сөт җитештерүне арттыруда нәтиҗәсе зур булуы практикада сыналган. Район күләмендә бүген 26 ясалма орлыкландыру пункты эшли. Авыл хуҗалыгы өчен мөһим бу эш белән 25 хезмәткәр шөгыльләнә.

Күренекле язучыбыз, кызганыч, инде мәрхүм Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәре буенча куелган спектакль карадым. Гыйбрәт алырлык әсәр. Бүгенге авылның, анда яшәүче кешеләрнең язмышы, яшәү рәвеше чагыла бу спектакльдә. Авылда эш юк, яше-карты, хәтта мулла да эчә монда. Шушы авылдан чыккан эшмәкәр мәчет төзетә авылда һәм дә укыган яшь мулланы эшкә билгели. Ә ул үз чиратында авыл халкына вәгазьләр сөйли, эчүчеләрне тәртипкә өнди, балаларга дин сабаклары укыта башлый. Авыл әкренләп "терелә", тормыш дәвам итә...

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Район хәрби комиссары, подполковник Виктор Лаврентьев әйтүенчә, егетләр хәзер армиягә бик теләп китәләр икән. Ни генә димә, армия тормыш мәктәбе инде ул, һәм егет кешенең аны узуы мәслихәт. Аннан соң,  солдат хезмәтендә булган егетләрнең абруе да күпкә югары бит. Менә бу чакырылышта да районыбыздан 40 лап егет армиягә китәргә җыена. Алар үзләренең Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-имин  туган якка әйләнеп кайтсыннар иде.

"Әлки хәбәрләре" – безнең үз газетабыз. Һәр яртыеллыкта газеталарга подписка башлану белән мин беренче чиратта район газетасына язылам.

Район территориясендә кимерүче җәнлекләр, бигрәк тә тычканнар нык активлашты. Салкыннар башлангач алар торак пунктларга якынрак күченәләр, шул рәвешле кешеләрнең  сәламәтлеге өчен куркыныч тудыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International