Бу елның 16 октябрендә абыем, язучы Әсрар-Гали Галиевка 75 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, ул бүген арабызда юк. Бу язмам аның рухына дога булсын.
Элек, мәктәптә инглиз я немец телен укытырлык белгеч табылмаса, аттестатка билге урынына сызык куялар да, шуның белән эш бетте иде. Хәзер исә андый мәктәпләргә эшчәнлек алып бару рөхсәте дә бирелми. Икенчедән, әле бит алдагы елларда чит тел бердәм дәүләт имтиханы һичшиксез бирелергә тиешле фәннәр арасына кертеләчәк. Бусы инде аеруча җитди: кечкенә сыйныфлардан башлап ук чит тел сыйфатлы итеп укытылмаса, чыгарылышлар имтиханны ничек тапшырырлар соң?
Моннан берничә ел элек авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыеннарында урамнарны яктырту мәсьәләсе еш күтәрелде. Һәр авылда яктырткычлар кую өчен район бюджетында җитәрлек кадәр средстволар юк, билгеле. Шуңа күрә бу мәсьәләне чишү юлы буларак җирлекләрдә референдум үткәрергә, анда авылларны яктырту өчен халыктан акча җыю тәкъдименә кешеләрнең мөнәсәбәтен ачыкларга дигән карарга киленде.