ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
1 октябрьдән "Россия Федерациясенең хокукларга дәүләт теркәве һәм дәүләт кадастр исәбе өлкәсендәге кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон көченә керә.
Быел көз бик матур килде. Бер-ике көн тымызык кына яңгыр явып үтә дә, тагын кояш чыга. Яңгырдан соң һава сафланып, чистарып китә. Яңгырның шифасы күп булгангамы, гөмбә дә бик уңды. Ак гөмбәне базарда да сатып торганнарын күрдем. Бәясе шактый "тешли" үзе, өч литрлы банкага 850 сум сорап тора сатучы абзый. Шактый хезмәт куюны сорый шул гөмбә тозлау.
Мәгълүм булганча, 3 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр республикада экстремизмга каршы айлык игълан ителде. Әлеге чара милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлыкны һәм экстремизмны булдырмау, һәр җирдә иминлекне тәэмин итү максатында үткәрелә. Профилактика эшен яшьләр, мәктәп балалары арасында оештыру аеруча мөһим. Мәгариф учреждениеләрендә бу мәсьәлә ничек куелган соң? Районыбызның иң зур уку йортларыннан берсе булган Н.Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры ФӘРИДӘ ЯРУЛЛИНА газетада бүген әнә шул хакта чыгыш ясый.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
22 сентябрь – Бөтендөнья автомобильсез көн.
Дөньяда 1998 елдан бирле үткәрелүче "Автомобильсез көн" быел якшәмбегә туры килү сәбәпле, республикада ул 23 сентябрьдә узачак.
Район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ХХI республика спорт фестиваленнән III урын алып кайттылар.
Фәхриев Илшат, Вәлиев Әнәс, Низамов Фәнис, Камалов Фаикъ, Исаева Галина, Фәсахов Каюм, Кыямов Рәис армрестлинг, турникта тартылу, коляскада фигуралы йөртү, дартс, шашка, өстәл теннисы һ.б. спорт төрләре буенча чыгыш ясап, 277,5 очко җыйдылар.
21 сентябрьдә районда "Татарстан кроссы-2013" йөгерү көне үткәрелә.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Алпар урта  мәктәбе  үзенең укучылары белән дан тота, ә без үз  чиратыбызда бай тарихлы мәктәбебез, аның һәр бала күңеленә ачкыч таба белгән намуслы укытучылары белән горурланабыз. Бу язмабыз шуларның берсе- Гөллия Садриева  турында .
Сентябрь ае безнең өчен бик истәлекле булды. Приютыбызда тәрбияләнүче 4 бала педагог белән бергә теплоходта круизда булып кайтты. Әлеге сәяхәт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылды.

Республиканың сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты сугыш һәм хезмәт ветераннарының һәм приютлар, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларның уртак сәяхәтен оештыру хакында Президент Рөстәм Миңнехановка инициатива белән чыкканнар. Президент әлеге башлангычны хуплаган.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнада авыллар урамнарын яктырту эшләре дәвам иттерелеп, 4760 метр озынлыгында "бишенче линия" чыбыклары сузылган, 70 яктырткыч куелган.
21 яшьтән олырак халыкны диспансерлаштыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International