ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
20 сентябрь – Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.
Хуҗалыкларда хәзер туңга сөрү һәм кукурузны яшел масса өчен уру бара.
Районда "Ватан" халык иҗаты яшьләр фестиваль-конкурсы башланды.
8 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне районыбызда сайлаучыларның зур активлыгы белән үтте.
2015 елда илебез халкы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәк. 2012 елда Россия Президенты әлеге олы вакыйгага әзерлек чаралары, бәйрәмне үткәрү турында Указга кул куйды. Билгеле, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын без әлкилеләр дә матур итеп, оешкан төстә бәйрәм итәрбез. Һәрхәлдә, әзерлек чаралары инде хәзер үк күрелә. Бу турыда бәйрәмне үткәрү өчен махсус төзелгән оештыру комитеты утырышында да тәфсилле сөйләшү булды. Әлеге комитет утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужинаның да катнашуы мәсьәләнең мөһимлеген раслады.

7
сентябрь, 2013 ел
шимбә
Районыбызда иртә культураларны урып-җыю төгәлләнде. Сентябрь керү белән район механизаторлары соң өлгерә торган культуралар урагына кереште. Кукурузны силоска салу белән бер үк вакытта район кырларында көзге чәчү дәвам итә.
23 һәм 24 августта "Яшь имәннәр" балалар лагеры янындагы үзәнлектә "Челтәр компаниясе" ААҖ Чистай электр челтәрләре"нә караган районнарның энергетиклары арасында профессиональ осталык бәйгесе үткәрелде.
"Челтәр компаниясе" ААҖ  авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда электр челтәре хуҗалыгы объектларын саклау зоналарында эшләү    кагыйдәләрен исегезгә төшерә.
Базарлы Матак урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Елена Геннадьевна Леонтьева өчен быелгы җәй гаять истәлекле дә, һөнәри үсеш ягыннан файдалы һәм нәтиҗәле дә булды – ул Бөекбританиянең Брайтон шәһәрендә дүрт атналык курсларда укып кайтты. Үзе укыткан тел илендә алган тәэсирләре белән безнең белән дә уртаклашты ул.

6
сентябрь, 2013 ел
җомга
Рудольф Нуриев – егерменче гасырның иң бөек биючесе.  "Балет сәнгатендә Рудольф Нуриев биеклегенә җитү түгел, якынлашу да мөмкин түгел"– кайбер белгечләрнең әнә шундый фикерләре үк инде күп нәрсә турында сөйли. Ә бит бу бөек шәхеснең нәсел тамырлары безнең Әлки төбәгенә килеп тоташа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International