ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2013 ел
җомга
Узган атнада якташыбыз, журналист, язучы һәм шагыйрь Нәсих Таҗиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район территориаль сайлау комиссиясе Яңа Үргәгар бер мандатлы 5 нче сайлау округы буенча Яңа Үргәгар авыл җирлеге советы депутатын өстәмә  сайлауда тавыш бирүне кичектереп тору хакында карар кабул итте.
Киләсе якшәмбе – 8 сентябрьдә Базарлы Матак авыл җирлегенең 10 нчы округында һәм Чиябаш авыл җирлегенең 1 нче округында өстәмә сайлау узачак.
IХ Казан халыкара мөселман киносы  фестивале кысаларында 7 сентябрьдә районыбызда иҗат әһелләре делегациясе белән очрашулар булачак.

5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында "Лизинг-грант" программасы буенча ТР Икътисад министрлыгы үткәрә торган конкурска документлар кабул итү дәвам итә. Конкурс сайлавы тәртибе Татарстан Икътисад министрлыгының рәсми сайтында "Развитие и поддержка малого и среднего предпринимательства", "Программы поддержки предпринимательства", "Программы "Лизинг-грант" бүлекләрендә урнаштырылган.
Шуны әйтергә кирәк, бу программа буенча средстволарның 30 проценты авыл эшмәкәрләре өчен, авыл хуҗалыгын үстерүгә бирелә.
Район мәгариф хезмәткәрләренең яңа уку елы алдыннан үткәрелә торган традицион киңәшмәләре август уртасында ук башланды. Педагоглар төрле секция утырышларында шөгыльләнделәр. 27 августта пленар утырыш булды. Әлеге зур педсовет мәктәпләрнең бүгенге хәле һәм проблемалары турында эчтәлекле, эчкерсез сөйләшүләр белән узды. Билгеле, үткән уку елы алдынгылары, яңасын бик әйбәт әзерлек белән башлаучы мәктәпләр бүләкләнде дә. Пленар утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район прокуроры Руслан Гыйзәтов һәм төрле оешмалар, службалар җитәкчеләре катнашты.
Хәйруллинның Хәйрия фонды җәйге каникул вакытында "Красный Восток" Агрохолдингының Әлки, Алексеевск, Яшел Үзән һәм Югары Ослан терлекчелек комплексларында эшләгән яшүсмерләргә  фидакарь хезмәтләре өчен бүләк сыйфатында Татарстан башкаласына экскурсия оештырды.
Руль артына утырган балалар гаебе белән булган аварияләрдә быел 4 кеше һәлак булды.
Кайбер ата-аналар үз балаларының язмышына, аларның саулыгына, иминлегенә бөтенләй җавапсыз карыйлар. Моны бүтәнчә атап та булмый. Бу җәйдә районда транспорт йөртү хокукы булмаган килеш машина руле артына утырган үсмерләр саны бик нык артты.
Сез яшь, инициатив һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланасыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр  берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру  нигезләре буенча укырга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, Интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебиннар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрлеккә беренче адымнарын гына ясый башлаган яшьләр бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International