ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Карга авылы уртасындагы ял паркына бизәп куелган Чыршы авыл җирлекләре арасында иң матуры дип табылды һәм республика конкурсына тәкъдим ителде. Гынварда аны күрергә дип Татарстан Дәүләт Советыннан да килергә һәм Чыршыга бәя бирергә тиешләр.
Әле генә тәмамаланган 2014 ел күп кенә әлкилеләр өчен бик сөенечле булды, чөнки алар яңа елны яңа өйләрдә яисә торак шартларын яхшыртып каршыладылар. Моңа Татарстан республикасында әйбәт кенә эшләп киткән авыл җирендә яшәүче граҗданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә ирештеләр алар. Шулай итеп, 2014 елда 94 гаилә өйле яки фатирлы булып куйды. Аларга 79 миллион сумнан күбрәк субсидия бүлеп бирде дәүләт. 

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Районда иң матур бизәлгән чыршы бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
7 гыйнварда Базарлы Матакта районның төп чыршысы янында (кинотеатр каршында) Раштуа бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары була.
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хәбәр итә: хәзерге вакытта әти-әнисез калган, алар назыннан мәхрүм булган 190 бала башка гаиләләрдә сыену тапты. Аларның 131 ен әлкилеләр тәрбиягә алган, 59 ы якын туганнарында үсә.
Райондашларыбыз кәҗә белән сарык турында газетага бик күп кызыклы хикәятләр яздылар. Без дә үз хуҗалыгыбызда гел сарыклар асрадык. Ә биредә мин сарык хакында түгел, авыр хезмәтләре тире эшкәртү, итек басу, толыплар, туннар тегү белән бәйле булган кешеләр хакында сөйләргә телим. Мондый осталар элек-электән үзләренең кешеләр өчен бик кирәкле булган хезмәтләре белән дан тоталар.
Иртә язда Пасха бәйрәмендә була бу хәл. Нык кына бәйрәм итеп, авылыбызның бер ир-егете өенә кайтып килә икән. Тыкрыктан борылып, инде өенә якынлашканда башын күтәреп айга караган бу. Күк йөзе шундый аяз икән. 
Кәҗә хәтле хәйләкәр хайван күргән юк иде әле. Бездә дә бар андый терлек. Әгәр ашарына печән яки бөртек салмасаң, мөгезе белән ишекне шакый башлый. Тормыш иптәшемә катлаулы операция булгач, кәҗә сөте файдалы дип ишеттек тә, кәҗә алырга булдык. Шушы яшькә җитеп, кәҗә асраганыбыз юк иде. Элек эштәге начальнигым Биләрдән иде. Сүз иярә сүз китеп: "Әни кәҗә сата",–дип ычкындырды. Алардан алдык та кәҗәне. Начальник җирән-сары чәчле иде, аның хөрмәтенә кәҗәгә дә Сарбай дип исем куштык. Бу исемне кәҗәбез бик ошатты,  шул исемгә ияләште. Тагын бер кәҗәне туган тиешле әби бирде, аның бүләген алмыйча булдыра алмадык.
Минем дә кәҗә белән бәйле онытылмас балачак хатирәләрен язып үтәсем килә.Сугыш еллары, авыр заманнар. Әтиебез фронттан кайтмады. Без бер әнигә биш бала җыелып калдык. Ни ашарыбызга юк, ни кияребезгә юк. Халкыбыз гомер-гомергә асраган кәҗә белән сарык шул авыр вакытларда безне ачлыктан һәм салкыннан саклап калдылар.
Бу 1981 елда, август аенда булган хәл. Кич көтү керә, халык көтү каршылый. Шулай беркөнне сарык бәрәне адашып, кайтмыйча калды. Мин бәрәнне эзләп киттем, әмма шактый гына йөреп тә таба алмадым. Өйгә кайтып киләм, күрше Нургали абый белән хатыны Илалия апа турларында утыралар. Исәнләшеп хәлләр сорашкач, минем кайдан кайтуым белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International