ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бу хәл 2013 елның җәендә булды. Бик матур бер ял көнендә көндәгечә иртүк йокыдан торып, йортка хайваннар карарга чыктым. Ул елны бик усал үгезебез бар иде. Үгез кычкырмасын дип,  эшне һәр көнне аңа ашарга бирүдән башлый идем.
Берничә көннән аз керемле гаиләләрдә үсүче бертөркем малайлар һәм кызлар Мамадыш районындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерына китәчәк.
ПМК “Мелорация” җәмгыяте районда 30 миллион сумлык эш башкарган бүген.
Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү хакында закон гамәлгә кергәннән бирле, җир сорап 92 гаилә гариза язган булган.
Якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде. Иртән эшкә барырга дип өйләреннән чыгучыларга кулларына көрәк алып юл ачарга туры килде.
2014 елның төрледән-төрле вакыйгалары белән тарихка язылыр чагы җитте. Районыбыз өчен дә узып баручы ел яңалыклар, үзгәрешләр чоры буларак истә калыр. Ә иң зур яңалык безне ел ахырында көткән икән. 15 ел дәвамында районыбыз белән җитәкчелек иткән Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән районына эшкә күчерелүе сәбәпле, район башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Аңа алмашка үзебезнең Базарлы Матак егете, моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Александр Никошин килде.2014 елның төрледән-төрле вакыйгалары белән тарихка язылыр чагы җитте. Районыбыз өчен дә узып баручы ел яңалыклар, үзгәрешләр чоры буларак истә калыр. Ә иң зур яңалык безне ел ахырында көткән икән. 15 ел дәвамында районыбыз белән җитәкчелек иткән Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән районына эшкә күчерелүе сәбәпле, район башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Аңа алмашка үзебезнең Базарлы Матак егете, моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Александр Никошин килде.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Кышкы айларда район үзәгендә автомобилеңне махсус билгеләнгән урыннарда гына  калдырырга мөмкин булачак.
Иске Хурада һәм Түбән Кәчи авыл җирлекләре башкарма комитетларына “Шевроле Нива” автомобильләре бирелде.
Әлки районы укучылары ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика бәйгесеннән бик күп призлы урыннар алып кайттылар.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  район кино учреждениесе хезмәткәрләре ай саен нәфис фильмнар күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International