Бүген, 28 августта, Татар Борнае авылында шатлыклы вакыйга -яңа мәчет ачылды. Алтын гөмбәзле мәчетне заманча проект буенча эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар төзетте. Әтиләре Әсхәт Гәрәев туган авылы Татар Борнае зиратында җирләнгән.
Мәчетне ачу тантанасында район Башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, башка кунаклар, якташлар, авыл халкы катнашты. Ачылу тантанасыннан соң барысы да мөселман гыйбадәтханәсенә уздылар, бергәләп җомга намазын укыдылар.