Бүген, 28 августта, Татар Борнае авылында шатлыклы вакыйга -яңа мәчет ачылды

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген, 28 августта, Татар Борнае авылында шатлыклы вакыйга -яңа мәчет ачылды. Алтын гөмбәзле мәчетне заманча проект буенча эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар төзетте.  Әтиләре Әсхәт Гәрәев туган авылы Татар Борнае  зиратында  җирләнгән.
Мәчетне ачу тантанасында район Башлыгы Александр Никошин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, башка кунаклар, якташлар, авыл халкы катнашты. Ачылу тантанасыннан соң барысы да мөселман гыйбадәтханәсенә уздылар, бергәләп  җомга намазын укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International