Хәбәрләр

docx
Хөрмәтле әлкилеләр! Сезгә БПЛА очканын ачыклаган чактагы мөһим кагыйдәләрне искә төшерәм: ✅ өченче затлар тарафыннан разведка мәгълүматларын тапшыруны булдырмау максатыннан -фотога һәм видеога төшерү, социаль челтәрләрдә тарату тыела; ✅ аны кул астындагы чаралар белән бәреп төшерергә ярамый; ✅ һава киңлегендә БПЛА очканын ачыклаган чакта, очышның вакытын, урынын һәм юнәлешен 112 бердәм телефон номеры, "Радар.НФ" кушымтасы аша яки 102 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк ✅ Якындагы биналар яки агачлар артына (ким дигәндә 100 метрга китегез), башка кешеләрне кисәтегез ✅ Егылып төшкән БПЛАГА якын килергә, аның калдыкларына кагылырга ярамый; ✅ Янәшәдә радиоаппаратура һәм мобиль телефоннар кулланырга ярамый ☝БПЛА куркынычы булганда гражданнарга зур төркемнәр белән ачык урында җыелырга ярамый, бу потенциаль максат булып тора! Уяу булыгыз❗
DOCX, 12.0 Кб Дата публикации: 13.08.2025
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International