Иске Матак авыл җирлеге
Географик урыны.
Әлки муниципаль районы Иске матак авыл җирлеге район үзәге, Базарлы Матак авылыннан
Иске Матак авыл җирлеге алты авылны берләштерә: Иске матак, Югары Матак, Абдул Салманы, Чуваш Шәпкәсе, татар Шәпкәсе һәм Яңа Сихтермә авыллары. Авыл җирлегенең үзәге булып Иске Матак авылы санала. Авыл җирлеге биләмәсе буйлап “Актай“, “Шәпкә” һәм “Салман” елгалары ага.
Мәйданы, халкы турында белешмә.
Авыл җирлегенең мәйданы 15.3 кв.км. тәшкил итә. Шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 8.7 мең ига.
Төп яшәүче халыкның саны 1010 кеше тәшкил итә,
шул исәптән:
хезмәт яшеннән яшрәкләр - 185 кеше, хезмәт яшендә - 536 кеше.
Иске Матак авылы турында тарихи белешмә.
Иске Матак авылы Актай елгасы буеда район үзәгеннән 8 чакрым ераклыкта урнашкан. Төп халкы чувашлар. 1989 елда 456кеше һәм 1997елда 451 кеше яшәгән. Авылда урта мәктәп эшли. Авыл халкының төп шөгеле игенчелек һәм терлекчелек. Иске Матак авылына 18 гасыр башында нигез салынган дип санала. 20Нче гасыр башында авыл икегә бүленгән була. Чуваш һәм рус якларына. Революциягә кадәр авылда чиркәү эшләгән. Чиркәү бинасы агачтан була һәм ул хәзерге мәктәп бакчасы урынында урнашкан була. 1932 елда булган янгын вакытында тулысынча юкка чыга.
1929 нче елда «Большевик» колхозы оеша. Колхозның беренче рәисе булып Буланкин Василий сайлана. 1941 елда авылның ир- атлары фронтка китә. Авылдагы хезмәтне хатын-кызлар һәм малайлар башкара. 1957 елда “болҗшевик” колхозы “Салман” совхозы составына керә. 1963 елда “Әлки”
терлек симертү совхозы оештырыла. “Әлки” терлек симертү совхозы җитәкчеләре булып төрле елларда: Киямо М.К., Спирин Н.Т., Сафин Г.Г., Гайфуллин Р.К., Мошков В.Я., Ахмадуллин Р.А., Нагорнов Ю.В. һәм Ибатуллин Рафаил Сәмигулла уллары эшлиләр. Мошков В.Я. җитәкчелек иткән елларда Иске Матак авылында бик күп төзелешләр алып барыла һәм авылның үзәге үзгәртеп корыла. Мәдәният оешмалары, сату нокталары, мәктәп бинасы, административ бина һәм башка оешмалар авылның үзәгенә төзелә. 2006 елдан “Әлки” терлек симертү совхозы “Кызыл Шәрык” җәмгыяте карамагына керә. Җитәкчесе булып Ибатуллин Рафаил Сәмигулла улы билгеләнә.
Авыл җирлегендә урнашкан оешмалар турында белешмә:
Иске Матак төп белем бирү мәктәбе. Директор – Чванова Мария Николай кызы. Иске матак авылы, Пролетария урамы, 11 нче йорт.
Чуваш Шәпкәсе авылы башлангыч мәктәбе. Директоры-Измайлова Валентина Иван кызы. Чуваш Шәпкәсе авылы, 39 нче йорт.
Яңа Сихтермә башлангыч мәктәбе. Җитәкчесе Камалетдинова Наталҗя Владимир кызы. Яңа Сихтермә авылы, Май урамы, 2 нче йорт.
Иске Матак мәдәният йорты. Директор – Калмыков Сергей Петр улы . Иске Матак авылы,үзәк урамы , 7нче йорт.
Югары Матак авыл клубы. Директор – Кудряшова Людмила Вячеслав кызы. Югары Матак авылы, Клуб урамы, 1нче йорт.
Абдул Салманы клубы. Җиткчесе Мифтахова Разия Абдул кызы. Абдул Салман авылы, Габдулла Тукай урамы, 27 нче йорт.
Чуваш Шәпкәсе авылы клубы. Җитәкчесе Ермалаев Василий Василий улы. Чуваш Шәпкәсе авылы, Үзәк урамы, 29 нчы йорт.
Югары матак башлангыч мәктәбе. Җитәкчесе – Волостнова Татьяна Юрий кызы. Югары Матак авылы, Кыр урамы, 11 нче йорт.
Иске Матак авыл китапханәсе. Җитәкчесе Лычникова Вера Алексей кызы. Иске Матак авылы, Үзәк урамы, 7нче йорт.
Югары Матак авылы ФП. Фельдшер Желтухина Лиана Анатолий кызы. Югары Матак авылы, Ленин урамы , 28нче йорт.
Иске Матак авылы ФП. Советникова Валентина Геннадий кызы. Иске Матак авылы, Үзәк урамы, 8а йорты.
Чуваш Шәпкәсе авылы ФП. Фельдшер Горшкова Людмила Михаил кызы. Чуваш Шәпкәсе авылы, Үзәк урамы, 39 нче йорт.
Иске Матак авылы почта бүлеге. Җитәкчесе Лычникова Надежда Виктор кызы. Иске Матак авылы, Үзәк урамы 4 нче йорт.
Чуваш Шәпкәсе авылы почта бүлеге. Җитәкчесе Ермаоаев Пеир Василий улы, Чуваш Шәпкәсе, Үзәк урамы, 39 нче йорт.
Шәхси эшмәкәр Варламова Л.Д. кибете. Югары Матак авылы, Ленин урамы, 16 нче йорт.
Шәхси эшмәкәр Зиннатуллина кибете. Чуваш Шәпкәсе авылы, Үзәк урамы, 18 нче йорт.
“Күл янында” кибете. Шәхси эшмәкәр Карманаев Валерий Николай улы. Иске Матак авылы, Күл арты урамы, 4 нче йорт.
Шәхси эшмәкәр Советникова П. кибете. Яңа Сихтермә авылы, Май урамы, 28 нче йорт.
КВ Агро Әлки отряды. Җитәкчесе Ибатуллин Рафаил Сәмигулла улы. Иске Матак авылы, Үзәк урамы, 4 нче йорт.
Соңгы яңарту: 2018 елның 31 августы, 17:12