Елифанов
Михаил Ильич улы
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
422889, ТР, Әлки районы, Түбән Кәчи ав., Мәктәп ур., 22.
Телефон:
(84346) 7-46-88
БИОГРАФИЯ
1959 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы, Әлки районы, Түбән Кәчи авылында туган.
Милләте: чуаш
Белеме: югары. 1985 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, авыл хуҗалыгы сәнәгатен оештыручы-икътисадчы белгечлеге алган.
ТР ның Әлки муниципаль районында “Түбән Кәчи” авыл җирлеге советы депутаты булып тора.
Хезмәт юлы:
Юхмачы урта мәктәбен тәмамлагач, 1976-77 елларда “Чирмешән”колхозының машина-трактор паркында слесарь булып эшли. 1977-79 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1979-85 еллар – Казан авыл хуҗалыгы институты студенты. 1985-86 ел – “Чирмешән” колхозы икътисадчысы, 1986-1987 ел – “Колчурино” совхозы баш бухгалтеры;
1988-90 еллар – “Әлки” совхозы партия оешмасы секретаре; 1990-1992 еллар – “Чирмешән” колхозы рәисе, 1992-2005 еллар – шунда ук баш агроном; 2005 елдан 2010 елга кадәр агроном, Казанда төзелеш мастеры булып, Мәскәүдә төзелештә эшли.
2010 елның 13 октябрендә Түбән Кәчи авыл җирлеге рәисе итеп сайлана.
Өйләнгән, тормыш иптәше Вера Григорьевна (1959 елның 2 гыйнварында туган), кызлары Юлия һәм Алина, улы Максим.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International