Белгечләр уҗым культураларын сентябрьнең 10 ына кадәр чәчәргә киңәш итәләр. Быел районда көзге чәчү мәйданнарын узган елгыдан арттырырга җыеналар. Былтыр уҗым культуралары 21800 гектарда чәчелсә, быел аны 23 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар.
Чәчү эшләре бигрәк тә “Кызыл Шәрык-Агро”ның Көньяк Әлки филиалында әйбәт алып барыла. Биредә чәчүне планлаштырылган мәйданнарның 90 проценттан артыгында башкардылар инде. Бу филиал бөртеклеләр урагын да районда беренче булып тәмамлады. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар кырларда эшне бераз тоткарлады. Әмма җир эшкәртү өчен яңгыр да бик кирәк иде. Басулар хәзер йомшап калды. Димәк, чәчү эшләре темпы да арта төшәр.