Әлки районы башлыгы Александр Никошин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

2017 елның 1 сентябре, җомга

“Ислам динендәге иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә Ходайны зурлау, кешеләрне ярату, мохтаҗларга һәм мескеннәргә ярдәм итү, игелек, мәрхәмәт кылу кебек асыл сыйфатлар аеруча нык чагыла. Ходайга корбан китереп, мөселманнар җаннарын пакъләндерә, гаделлеккә, рухи камиллеккә ирешергә омтыла. Барлык дини бәйрәмнәр кебек үк, Корбан гаете дә районыбызда зурлап билгеләп үтелә. Авылларда эшләүче 30 мәчеттә дә бәйрәм иртәсендә гает намазлары укылачак, вәгазьләр сөйләнәчәк. Хөрмәтле мөселманнар! Һәммәгезне изге Корбан бәйрәме белән ихластан котлыйм. Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет, тормышыгызда муллык, шатлык-сөенечләр телим. Корбан гаете күңелләгезгә иман нуры, рух ныклыгы өстәсен, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен”, диелә район башлыгы котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International