“Барлык мөселманнарны Исламдагы бөек бәйрәм – Корбан гаете белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Бу бәйрәм мөселманнарның хаҗ кылуы төгәлләнүгә туры килә һәм дин тотучыларны юмартлыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди, кешеләрне күп гасырлык рухи кыйммәтләр нигезендә берләштерә. Һәр гаиләдә муллык һәм бәхет, тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде”,–диелгән котлау телеграммасында.