Әле яңарак кына зурдан кубып 100 еллыгын үткәргән Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Белем бәйрәме. Биредә быел 78 бала белем алачак. Гасырлык тарихы булган уку йортына балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны тәбрикләргә кунаклар да күп килгән иде.
Иң элек мәктәпкә тантанага җыелган бар халыкны Белем көне белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул бу мәктәпнең районда абруйлы белем учагы булуын билгеләп үтте, яңа уку елында аның тагын да күркәмрәк күрсәткечләргә ирешүен теләде. Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Айрат Әхмәдишин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов чыгышларында да кайнар котлаулар, матур теләкләр күп яңгырады.
Быел Чуаш Кичүе мәктәбендә алты бала беренче сыйныфка килде. Аларны бу истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм өлкән сыйныфлар укучыларыннан бүләкләр тапшырылды. Беренчегә килүче балалар да олыларны буш итмәделәр, матур итеп шигырьләр сөйләделәр.
...Менә беренче кыңгырау чыңлады. Мәктәп янә укучыларның күңелле шау-шуына күмелде.