Әлки районы: туры юл өчен күпер төзиләр

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Әлеге юл Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән салына. “Алексеевскдорстрой” егетләре күтәртелгән юлның өч километрдан артыгын төзеделәр инде. Бу эш өчен куәтле скреперлар 51 мең тонна балчык ташыган. Юл полотносы Сихтермә-Хузангайга килеп җитәргә берничә йөз метр гына ара калып бара.

Бу көннәрдә юл төзүчеләр инеш аша күпер салу белән шөгыльләнәләр. Күпер өчен тимер-бетоннан эшләнгән квадрат формалы  зур суүткәргечләр урнаштырылачак. Бетоннан әлеге суүткәргечләрнең нигезе ясалды. Суүткәргечләр салынгач, балчыктан биеклеге 11 метр, озынлыгы 24 метрлы полотно күтәртеләчәк. Юл төзүчеләр аны ком һәм вак таш түшәп катоклар белән тыгызлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International