Әлки районында август аенда 17 гаилә төзелгән

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Август дәвамында бүлектә яңа туган 6 бала теркәлгән. Җәйнең соңгы аенда 2 гаилә таркалган, 30 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ел башыннан бирле 66 нарасый теркәлгән, 61 туй булган, 25 пар аерылышкан, 202 кешенең гомере өзелгән.

Чагыштыру өчен: 2016 елның августында ЗАГС бүлегендә яңа туган 11 бала теркәлгән, 12 никах рәсмиләштерелгән, 3 пар аерылышкан, 25 кеше вафат булган. Елның сигез аенда 108 бала туган, 57 туй булган, 20 пар аерылышкан, 184 кеше бакыйлыкка күчкән. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International