Әлки районында бер йортлы Нохрат авылында су скважинасы бораулыйлар.

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Нохрат авылында бүген бер генә өйдә яшиләр. Болар олы яшьтәге ирле-хатынлы Новиковлар. Алар соңгы елларда эчә торган суга аптырадылар. Суны янәшәдәге буадан яисә коедан алып файдаланганнар. Әмма ул аш-суга куллану өчен санитар таләпләргә җавап бирмәгән. Инде Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов пенсионерлар өчен бюджет хисабыннан су скважинасы бораулата башлаган. Скважинага насос төшереләчәк. Авылдагы бердәнбер йортка сыйфатлы су өзлексез килеп торыр, дип ышандыралар әлеге эшне башкаручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International