Әлки районы балалар бакчаларына тиздән җылы киләчәк

2017 елның 8 сентябре, җомга

Район башлыгы Александр Никошин социаль учреждениеләр җитәкчеләре алдына әнә шундый бурыч куйды. Кайбер авылларда балалар бакчалары мәктәп белән бер үк бинада урнашкан. Аларга газдан файдалану буенча документлар әзерләү эшләрен тизләтергә кушылды.

Район үзәк хастаханәсенә дә озакламый җылы киләчәк.

Бу көннәрдә һәр учреждение-предприятие үз биналарын газ белән җылыту документларын әзерләү, газ җиһазларын, ягу бүлмәләрен тиешле хәлгә китерү белән мәшгуль. Көзге айлар ышанычсыз, теләсә кайчан суытып җибәрергә мөмкин шул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International