Әлки районы халкын пенсиягә кагылышлы мошенниклардан сакланырга өндиләр

2017 елның 15 сентябре, җомга

Соңгы вакытта республикада  пенсия белән бәйле индивидуаль мәгълүматларны алу максатында кешеләргә телефоннан шылтырату очраклары булган. “Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре кешенең шәхси исәп-хисап счеты номерын (СНИЛС), банк карталары реквизитларын яисә бүтән мәгълүматларны ачыклау максатында телефоннан шылтыратмыйлар. Безнең хезмәткәрләр пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулын сайлау хакында  үгетләп өйләргә дә кереп йөрмиләр”,–ди Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис Галләмов, мошенниклардан сак булу кирәклеген искәртеп. Пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр белән белгечләр халыкны Пенсия фонды идарәсендә кабул итә. Пенсия фонды хезмәткәрләренең махсус таныкнамәсе бар, һәм кешеләр таләп иткәндә алар аны күрсәтергә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International