Әлки районы үзәгендә 22 сентябрьдә көзге ярминкә үткәрелә

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Ярминкәдә терлек азыгы күпләп тәкъдим ителәчәк. Сатуда төргәкле печән, салам, бөртекнең төрлесе булачак. Шулай ук халык соравын истә тотып утын (ярылганы, метрлысы, озын агачлата), агач материаллары (төрле калынлыкта такталар, борыслар) сатуга чыгарылыр.

Ярминкәдә шәхси хуҗалыклар да үз продукциясе белән катнашыр дип көтелә. Алар халыкта сорау зур булган утын, печән, терлек ите, кош-корт түшкәләре, төрле сөт ризыклары, бәрәңге, яшелчәләр тәкъдим итә ала.

Ярминкәгә рәхим итегез, көзге муллыктан үзегезгә кирәкле товарлар белән запасланып калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International