Көз-кыш айларында сөткә сорау да, бәяләр дә арта төшә. Менә сентябрь керүгә халыктан җыелган сөтне кабул итүче ике пунктта да продукциягә бәяләр артты. Дөрес, әлеге суммадан сөт җыючылар үз чыгымнарын (ул районда 1 килограммга уртача 2 сум тәшкил итә) тотып калалар. Шулай да сөткә аз-азлап булса да бәяләрнең күтәрелеп торуы терлек асраучылар өчен яхшы хәбәр. Без алга таба да сөт бәяләрендәге үзгәрешләрне барлап, халыкка җиткереп торырбыз.