Әлки районында спортчы ветеран Әнвәр Галимов “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнде

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Әнвәр Галимов бөтен хезмәт эшчәнлеген балаларга һәм яшьләргә  спорт тәрбиясе бирүгә багышлады. Ул әле дә балаларны өстәл теннисына өйрәтә. Яшьтән спортны яшәү рәвеше иткән райондашыбыз бүген дә актив тормыш белән яши. Өлкән яшьтә булса да, ул һаман спорт белән дус. Район данын яклап төрле ярышларда чыгыш ясый. Күптән түгел Казанда узган ветераннар арасында гер спорты буенча халыкара турнирда җиңүгә иреште. Ә кул белән этелеп идәннән күтәрелү (отжимание) буенча пенсионерлар арасында Татарстан беренчелегендә ике ел рәттән беренче һәм икенче урыннарны яулады. Әнвәр Галимов “Россиянең халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем йөртә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International