Әлки районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында экстремизмга каршы чара үткәрелде

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Ул  “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында оештырылды. Китапханәчеләр өлкәннәргә дөньяның төрле шәһәрләрендә булып торучы террорлык актлары хакында сөйләделәр. Экстремизмга юл куярга ярамавы, төрле милләт һәм дин вәкилләренә  бер-береңә түземлелек күрсәтеп, үзара аңлашып яшәү зарурлыгына басым ясадылар. Интернатта бүген төрле милләт вәкилләре тәрбияләнә. Алар үзара тату, дус булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшәүләре хакында әйттеләр. Биредә мөселманнарга да, православныйларга да дин тоту, гыйбадәтләр кылу өчен мөмкинлекләр тудырылган, махсус бүлмәләр җиһазланган. Интернатка  мулла да, свещенник та килеп йөриләр, өлкәннәр белән очрашалар, әңгәмәләр үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International