Әлки районы: халыкны “Автомобильсез көн” акциясенә кушылырга чакыралар

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Әлеге акциягә республикабыз да кушыла. Татарстанлыларны бер генә көнгә булса да машинадан баш тартырга өндиләр. Күпләр бу көнне ике көпчәкле транспортка утыра. Җәяү йөрүгә өстенлек бирүчеләр дә байтак.

Мәгълүм булганча, “Автомобильсез көн” бөтендөнья акциясе автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искәртә һәм кешеләрне җәмәгать транспорты, велосипед белән йөрүнең өстенлекләре хакында уйланырга этәрә. Уртача бер автомобиль тәүлек саен атмосфера һавасына 5-6 килограмм пычрак һәм зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International