Анда эшләмәүче 55 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар кабул ителә. 18 октябрьдән шулай ук өлкәннәр өчен “Сәламәт яшәү рәвеше” курсы да эшен башлый. Пенсионерлар әлеге курсларга 2-00-48 телефоны буенча пенсия фонды идарәсендә языла ала.