Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина район үзәгендәге барлык сәламәтлек саклау биналарының, шулай ук Юхмачы участок хастаханәсенең, Чуаш Кичүе, Яңа Салман, Хузангай табиблык амбулаторияләренең, 42 фельдшер-акушерлык пунктының табигый газ һәм электр белән җылытыла башлавын хәбәр итте.
Баш табиб әйтүенчә, медицина учреждениеләренең рәсми рәвештә газдан файдалану срогы 1 октябрьдән генә башлана икән әле. Ә гомумән 5 көн дәвамында һава температурасы плюс 8 градус булганда биналар җылытылырга тиеш.