Әлки районы газетасы “Әлки хәбәрләре”нә 5-15 октябрьдән ташламалы бәядән язылырга була

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Ун көн дәвамында район газетасына 609 сум 30 тиенгә  язылырга була (ә ташламасыз бәя 660 сум). Ташламалы язылу бәясеннән халык кына файдалана ала. Юридик затлар өчен ярты елга язылу бәясе үзгәрешсез – 750 сум кала.

Быел беренче тапкыр “Әлки хәбәрләре”нә ел буена да язылып куярга мөмкин. Моны декада чорында эшләүчеләр тагын да зуррак отышта кала. Район газетасына “Подписка декадасы”нда ел буена язылу 1217 сум 63 тиен булачак.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Район тормышын яктыртып, авылларыбыздагы  яңалык-хәбәрләрне сезгә җиткереп торучы “Әлки хәбәрләре” газетасы белән киләсе елда да бергә калырсыз дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International