“Әлки хәбәрләре” газетасы Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Турыдан-туры элемтә” үткәрә

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Сезнең сорауларны, тәкъдимнәрне район башкарма комитеты вәкилләре, социаль яклау, пенсия фонды идарәсе, сәламәтлек саклау учреждениеләре җаваплы хезмәткәрләре тыңлаячак. Күп сорауларга шунда ук җавап та бирелер. Ә инде күтәрелгән мәсьәләләрне тикшерү, өйрәнү соралса, аларга җавапны соңрак район газетасында урнаштырырбыз. Райондагы башка хезмәтләр, әйтик, газ, су, электр белән тәэмин итү, коммуналь түләүләр, мәдәният, почта хезмәте, юллар төзелеше турындагы сорауларыгызны да шылтыратып җиткерә аласыз.

“Турыдан-туры элемтә” 6 октябрьдә сәгать 10 нан 12 гә кадәр дәвам итәчәк. Сезне 2-00-54 телефоны буенча тыңлыйбыз. Сорауларны алданрак шылтыратып әйтергә дә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International