Сорау-гозерләр белән килүчеләрне нотариус Лилия Казанбаева (8.00-11.00), адвокат Шамил Хәйруллин (11.00-14.00) халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кабул итәчәк. Адресы: Базарлы Матак ав., Совет ур., 8. Алдан язылып кую өчен социаль яклау бүлегенә 20-8-90 номеры буенча шылтыратырга була.