Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда районыбыздан солдат хезмәтенә 40 ка якын егет чакырылачак. Көзен армиягә алынасы егетләрнең сәламәтлеген медицина комиссиясе җентекләп тикшерә башлады. Дүшәмбе көнне Базарлы Матактан хәрби хезмәткә чакырыласы егетләр комиссия үтте. Атна дәвамында табиблар калган авыл җирлекләреннән булачак солдатларның саулыгына бәя бирәчәк.