Республикада шәхси хуҗалыкларында савым сыеры һәм кәҗә асраучыларга азык сатып алу чыгымнарын өлешчә каплау ниятеннән бюджеттан 358,6 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Районыбыз халкы үз хуҗалыкларында 2865 баш сыер һәм 715 савым кәҗәсе асрый. Аларга терлек азыгы сатып алу өчен барысы 9 миллион 310 мең сум акча таратылачак. Субсидия акчаларын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе авыл җирлекләре башкарма комитетлары ярдәме белән тарата.