Әлки районының чабыш атлары Россия күләмендә җиңү яулый

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Әлки авылы фермеры  Марат Гобәйдуллин берничә ел инде бытбылдыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның тагын бер мавыгуы – узыш атлары асрау. Маратның Талисман исемле  авыл аты быел район Сабан туе узышында беренче килгән иде. Бу аргамак шулай ук төрле республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулап хуҗасын сөендерде.

Инде Арчада “Атлар көне”н бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия ат спорты бәйгесендә дә Талисман сынатмаган – финишка икенче булып килгән. Авыл атын ярышка Олег Синкин әзерләгән. Ә узышта җайдак Раил Сафин булган.

Шушы ук бәйгедә Базарлы Матакта яшәүче теш табибы Фаил Сибагатовның ярымтокымлы Галочка аты үзишләре арасында дүртенче булып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International