Әлки районында сентябрьдә 11 бәби туган, 12 туй булган

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Үткән айда 12 гаилә төзелгән, 5 пар аерылышкан, 22 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә ел башыннан бирле 77 бала туган, 73 пар өйләнешкән, 30 гаилә таркалган, 224 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: узган елның сентябрендә 9 бала дөньяга килгән, 10 пар никахлашкан, 2 гаилә таркалган, 21 кеше вафат булган. Елның тугыз аенда 117 бәби туган, 67 законлы никах теркәлгән, 22 пар аерылышкан, 205 кеше бакыйлыкка күчкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International