Әлки районы: гриппка каршы прививка ясатыргамы, юкмы?

2017 елның 6 октябре, җомга

Сораштыруда катнашучылар арасында 121 кеше прививка ясатмаган булып чыкты. Бары тик 28 кеше генә  “Әйе, ясаттым” дип җавап бирде. Ә 5 кеше “Мин грипп белән авырмыйм” дигән.

Авырмасаң бик яхшы, билгеле. Әмма чирләмисеңә гарантия биреп буламы соң?!

–Гриппның теләсә кайсы төре әзмәвердәй ир-атларны да аяктан егарга сәләтле. Бу чир бигрәк тә өзлегүләре белән куркыныч,–ди район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемилогия мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада ПЛАКСИНА. –Ә быел белгечләр дуңгыз гриппы, аның аеруча куркыныч “Мичиган” штаммы киләсен фаразлый. Әлеге штамм бигрәк тә үпкә чирләре өзлегүләре, шул исәптән пневмония  китереп чыгаруы белән хәвефле. Ә пневмония бик куркыныч, мәкерле чир ул.

Эллада Владимировна әйтүенчә, дуңгыз гриппы беренче тапкыр Россиядә 2009 елда ачыкланган булган. Бу авырудан өзлегүләр аркасында хәтта үлем очраклары да теркәлгән. Ә гомумән грипп дөньяда ел саен 200-500 меңләп кешенең гомерен өзә икән. Ә бу чирдән иң ышанычлы саклану чарасы – вакцина.

–Быел вакцина да дуңгыз гриппына каршы әзерләнә. Прививка ясаткан кеше, чирләп китсә дә, авыруны җиңел уздыра,–ди табиб. –Әле октябрь ахырына кадәр вакциналау үтәргә була. Моның өчен ФАПларга, үзәк хастаханә поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.Сәламәтлегегезгә җиңел карамагыз, грипп белән шаярырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International