Тәрбиячеләр Гөлчәчәк Нуруллина һәм Гүзәлия Закирова әлеге конкурсның “Спорт” номинациясендә “Сәламәт булу – бәхет!” проекты белән катнашканнар иде. Алар откан 100 мең сум грант средстволарына спорт җиһазлары сатып алырга ниятлиләр.
Приют хезмәткәрләре “Ритэк” конкурсында инде икенче ел рәттән катнашалар. Былтыр педагог-психолог Гөлия Гатауллинаның “Гаилә кыйммәтләре” проекты 50 мең сумлык грант откан иде. Бу акчага профессиональ фотоаппарат һәм төсле принтер сатып алдылар.