Әлки районында урманчылар киләсе ел эшенә быел керешкәннәр

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Урман хуҗалыгына 2018 елда 55 гектар мәйданда агач утырту планы җиткерелгән. Язын кар тиз генә эреми торган участокларда урманчылар үсентеләрне көзеннән утыртып калырга булганнар. Шулай итеп,

20 гектар мәйданда урман массивлары арттырылган. Башлыча нарат үсентеләре утыртылган. Ә калган мәйданнарда урман утырту язын башкарылачак. Моның өчен туфракны эшкәртү, үсентеләр  хәзерләү дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International