Әлки районы командасы “Наше время – Безнең заман” фестивалендә өч номинациядә бүләкләнде

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Әлеге команда эшләүче яшьләрнең 30 августта үзәк парк сәхнәсендә үткән район бәйгесендә җиңүче булган иде. Мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләребез Түбән Камада узган республика фестивалендә дә әйбәт чыгыш ясадылар. Алар фестивальнең “Музыкаль номер”, “Вокал” һәм “Дан мизгеле” номинацияләре буенча дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә җиңүгә Түбән Кама һәм Мамадыш командалары лаек булды.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International