Әлки районының Алпар авылында балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыгы төзелде

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Иске Алпар авылында мәдәният йорты каршында балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыгы төзеп куйдылар.

Әлеге мәйданчыкны Иске Алпар авыл җирлеге башкарма комитеты халыкның үзара салым акчасына ясаткан. Биредә балалар өчен төрле спорт җиһазлары урнаштырылган. Сабыйлары белән килгән әти-әниләргә дә ял итәргә  җайлы. Мәйданчыкны терлек-туар, кош-корт кермәслек итеп матур тимер койма белән тотып алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International