Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда шактый күбрәк. Сөт хәзерләүдә Апак, Карга, Яңа Салман авыл җирлекләре яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Шәхси хуҗалыгында ит-сөт продукциясе җитештерүче, күпләп яшелчәләр үстерүче авыл кешеләренең исенә төшерәбез: 28 октябрьдә, шимбә көнне, районыбыз Казанда ярминкә үткәрүдә катнаша. Анда үз продукциясен сатарга теләүчеләр авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итсеннәр иде.