Әлки районының Әхмәт авылында асралучы татар атлары Лениногорскида узган чабышта катнашты

2017 елның 29 октябре, якшәмбе

Әлеге бәйгедә Әлки, Теләче, Зәй, Әлмәт, Лениногорск һәм Башкортстанның Туймазы районнарыннан атлар катнашкан. Алар 15 чакрым дистанциягә узышканнар. Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакировның Салават һәм Буян исемле бахбайларының мондый ярышларда беренче тапкыр катнашулары. Шулай да алар дистанцияне тулысынча үтеп, уртача нәтиҗәләргә ирешә алган. Фәнис инде ноябрьдә узасы республика ат ярышларына да чакырулар алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International