23 октябрьдә районнан беренче төркем хәрби хезмәткә озатылды. Солдатка алынучыларның икесе – Спас районы егетләре.
Әлеге район хәзер безнең хәрби комиссариатка беркетелгән. Ә үзебездән Чуаш Шәпкәсе егете Алексей Максимов һәм Юхмачыдан Рафаэль Гайнетдинов Россия Кораллы Көчләре сафына кушылдылар. Егетләребез Алексеевск аграр көллиятен тәмамлаган, Чистай шәһәрендә хәрби белгечлек тә алганнар.