Әлки районы укучыларын көзге каникулда төрле кызыклы чаралар көтә

2017 елның 29 октябре, якшәмбе

Бәйрәмнәр дә кушылып, каникул сигез көн дәвам итә. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова әйтүенчә, укучыларның каникул көннәрендә күңелсезләнеп утырырга вакыты булмаячак. Мәктәпләрдә төрле чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла. Казанга экскурсияләр дә оештырыла – балалар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында спектакльләр караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International