Әлки районының Югары Әлморза авылында капиталь ремонт эшләре төгәлләнү алдында

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Узган гасырның 80 нче елларында төзелгән бу мәдәният учагы беркайчан да ремонт күрмәгән. Соңгы елларда ул нык искергән, бигрәк тә түбәсе тузган иде. Һәм менә быел әлеге клуб республика программасы нигезендә төзекләндерелә башлады. Түбәсе калай белән ябылды, тәрәзәләре һәм ишекләре алыштырылды, җылылык, электр системалары тулысынча яңартылды, суүткәргеч, канализация ясалды, тыштан матур итеп буялды. Стена һәм түшәмнәрне, идәннәрне ремонтлау исә район средстволарына башкарыла. Төзекләндерү эшләрендә район мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнаша. Алар биредә атна саен өмәләр үткәрәләр.

Яңартылган клубта бөтен нәрсә яңа, матур булырга тиеш, билгеле. Тиздән тамаша залы өчен 150 урындык, музыка көчәйтү аппаратурасы кайтачак. Сәхнә өчен яңа пәрдәләр дә тегелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International