Ул Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелә. Авыл мәдәният йортлары конкурска әзерләгән программаларын башта үз сәхнәләрендә, аннан соң күрше-тирә авылларда күрсәтәчәк. Һәр коллектив концерт номерлары белән беррәттән сәхнәләштерелгән театраль күренеш тә әзерли. Салман һәм Апак мәдәният йортлары үзешчәннәре конкурс программалары белән чыгыш ясадылар инде.
Киләсе елның гыйнвар урталарыннан район мәдәният йорты сәхнәсендә оешма-учреждениеләр коллективлары концерт программаларын күрсәтә башлаячак. Смотр-конкурсның гала-концерты 24 апрельгә планлаштырыла.