Әлки муниципаль хезмәткәрләре волейбол командасы республика Спартакиадасында өченче урынны алды

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Әлеге республика бәйгесе Теләче районында узды. Районыбыз егетләре киеренке көрәштә Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан командаларын җиңеп һәм бары теләчелеләргә генә оттырып, мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Бәйгенең чемпионы булып Теләче командасы калган, ә биектаулылар –икенче.

Республиканың барлык районнарыннан муниципаль хезмәткәрләр командалары  катнашкан мәртәбәле бу ярышта җиңү яулаган командабыз мондый составта чыгыш ясады: Айрат Вәлиев (команда капитаны), Рәшит Билалов, Виталий Ярославлев, Ринас Сәлахов, Рәшит Мусин, Илгиз Габидуллин, Фәнил Җәләлетдинов, Минзакир Гайфуллин, Илгиз Вәлиев.

Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында узган башка ярышларда да район командасы сынатмасын иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International