Әлки районында бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

3 ноябрьдә Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Геройлар паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары  “Тормышыбызның олы казанышлары”  дигән бәйрәм программасы оештыра. Ана даны паркында исә район үзәк китапханәсе коллективы Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы укучылары белән берлектә “Без бердәм” дигән тематик чара үткәрәчәк. Парклардагы барлык тамашалар 14 сәгатьтә  башлана.

Ә 4 ноябрьдә әлкилеләр район мәдәният йортына “Бердәмлектә безнең көч” дигән тематик концертка чакырыла. Концертта район мәдәният йорты, музыка мәктәбе коллективлары, үзешчән сәнгать осталарыбыз чыгыш ясаячак. Тамаша 18 сәгатьтә башлана.

3 һәм 5 ноябрь кичләрендә (19.00) район мәдәният йортында дискотекалар оештырыла.

Бәйрәм чараларына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International