Әлки каратэчыларының чираттагы зур җиңүе

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәре беренчелегенә киокусинкай каратэ буенча ачык турнирда районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады.

Әлеге бәйгедә Идел буе төбәкләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Яшь каратэчыларыбыз Данил Гыйматдинов, Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Булат Борһанов ярышларда алтын медальләр яуладылар. Әмирхан Хәсәнов, Ислам Шәмәрдәнов, Илназ Зыятдинов, Ринат Сабиров икенче урыннарны алдылар. Ә Егор Васяйчев һәм Камил Вафин бронза медальләргә ия булдылар. Җиңүчеләребезнең барысы да тренер, район благочинные Андрей Зиньков кул астында чыныгу алган егетләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International